Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга бер көнлек эш сәфәре ясады.
Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары – чит илләр эшләре министры Рәшид Мөридов каршы алды.
Ашхабадка килеп төшүгә үк Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбанголы Бердымөхәммәдов белән очрашу өчен Огузхан (Ашхабад, Төрекмәнстан) сараена барды.
Очрашу барышында яклар Төрекмәнстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү буенча фикер алыштылар. Төрекмәнстанга визиты өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдереп, Төрекмәнстан Президенты Горбанголы Бердымөхәммәдов билгеләп үткәнчә, бүген Төрекмәнстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник мөнәсәбәтләр уңышлы үсә. Моннан тыш, нефть-газ тармагында һәм граждан авиациясе өлкәсендә хезмәттәшлек ныгый бара.
Төрекмәнстан Президенты мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек үсешен аерым ассызыклады. «Бүген горурланып әйтергә була, Татарстанның югары уку йортларында төрле юнәлешләр буенча Төрекмәнстаннан 900 студент гыйлем җыя. Быел югары уку йортларын тәмамлаган 22 студент диплом алачак һәм илнең төрле шәһәрләрендә эшләячәк», - диде Горбанголы Бердымөхәммәдов.
Әңгәмә барышында Горбанголы Бердымөхәммәдов шулай ук искә төшергәнчә, 2015 елда Төрекмәнстанныэң эре шәһәрләреннән берсе –Мары шәһәре – Казаннан эстафетаны кабул итеп алып, төрки дөньяның мәдәни башкаласына әвереләчәк.
Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан икътисадының зур темплар белән үсүен югары бәяләде. Аның сүзләренчә, илнең уңышлы үсүе һәм алга китүе – системалы эш нәтиҗәсе. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Төрекмәнстанда углеводородлар чыгару өлкәсендә кулланыла торган өр-яңа юнәлешләр яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк, ил икътисады үсешенә һәм яңа эш урыннары булдыруга уңай йогынты ясаячак.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбанголы Бердымөхәммәдовка уңышлар һәм илгә чәчәк атуын теләде.
Төрекмәнстанга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнехановны «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Хәйдар Галиев, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасры Марат Гатин һәм башкалар озата йөрде.