Urals маркалы нефтькә уртача бәя беренче яртыеллыкта арткан

2014 елның 1 июле, сишәмбе

 Urals маркалы Россиянең нефтенә уртача бәя 2014 елның гыйнвар-июнь айларында баррель өчен 107,28 доллар күләмендә урнашкан, дип хәбәр итте "Интерфакс-АФИ" агентлыгына РФ Финанслар министрлыгы белгече Александр Сакович котировка агентлыгы биргән мәгълүматларга сылтама ясап.

2013 елның гыйнвар-июнь айларында уртача бәя баррель өчен 106,53 доллар күләмендә иде, дип искә төшерде ул. Шулай итеп, 2014 елның беренче яртыеллыгында ул узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 0,75 долларга арткан.

2014 елның июнендә Urals маркалы нефтькә бәя баррель өчен 108,93 доллар тәшкил иткән иде, дип әйтеп узды А.Сакович. Узган елның июнендә ул баррель өчен 102,85 доллар дәрәҗәсендә иде.

2014 елның гыйнвар-май айларында Россия нефтенең бәясе 0,30 долларга кимеп баррель өчен 106,95 долар тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International