Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары 2015 елның беренче кварталы ахырына кадәр 0,5 трл. сум акча алачак. Бу турыда журналистларга РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.
"Төрле юнәлешләр буенча пенсия фондларына тиеш булган акчага карата: беренчесе - 2013 ел калдыклары, икенчесе - 2013 елда күчерелү кампаниясе нәтиҗәләре буенча тышкы икътисади банктан күчерегә тиеш булган акча, өченчесе - халыкныкы булган кертемнәр, мәсьәлән, ана капиталы. Боларның барысы да Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына киләсе елның беренче кварталы ахырына кадәр күчәчәк, һәм аларның күләме 0,5 трлн сум тирәсе тәшкил итәчәк", - диде Моисеев, бу акчаларның законда каралганча Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчереләчәген искәртеп.