Сатулардан салым мәсьәләсе хәл ителмәгән әле, башка карарлар кабул ителүе дә бар. Әлеге фикерне бүген Россия финанслар министры Антон Силуанов "Россия-24" телеканалының эфирында белдерде.
"Сатулардан салым - төбәк бюджетларның керем өлешен арттыруга юнәлдерелгән вариантларның берсе, - дип искә төшерде Силуанов. - Бу төбәк салымы".