Антон Силуанов: "Кагыйдәләр шулкадәр йомшады ки, аларны катгыйлатырга кирәк"

2014 елның 12 июле, шимбә

Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов: "Кагыйдәләр шулкадәр йомшады ки, аларны катгыйлатырга кирәк".

2000 елдан санаганда, Хөкүмәт беренче тапкыр эшмәкәрлек һәм халык өчен салым йөкләнмәләрен арттыру турында җитди чөйләшүләр алып бара башлады. 2015 елдан сатуларга салым кертелергә, ә 2016 елдан мәҗбүри медик иминиятләштерү фондына кертемнәр түләүдә яссы шкалага күчү мөмкин. 2018 елда Президент сайлауларыннан соң өстәмә бәягә салым һәм физик затлар табышына салым да артырга мөмкин. Әлегә карар кабул ителмәсә дә, мөгаен, аны кичектереп булмас. Мондый нәтиҗәне финанслар министры Антон Силуанов "Ведомости" биргән әңгәмәне укыганнан соң ясап була, Хөкүмәт чыгымнарны кардиналь киметергә әзер түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International