Россиянең тимер юллары тарифларын индексацияләү турында карар әлегә кабул ителмәгән

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

"Россиянең тимер юллары" тарифларын индексацияләү турында карар әлегә кабул ителмәгән, дип хәбәр итте Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов.

Моңа кадәр Президент Владимир Путин Россиянең Тимер Юлларының йөк тарифларын 2015 елда 10% дәрәҗәсендә индексацияләү мөмкинлеген тикшерергә кушкан иде. Россиянең Тимер Юллары башлыгы Владимир Якунин индексацияне инфляциядән югарырырак итеп ясарга кирәк дигән иде.

"Хәкүмәттә бу турыда сөйләшүләр бара", - диде Силуанов журналистларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International