Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 2014 елның 27 июненә 2014 ел этабы буенча Татарстан Республикасы заявкасы хупланган. 2013 ел этабы буенча 9 мең 722 кв. м мәйдандагы торак урыннарын сатып алуга 241 шартнамә төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Аннары ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Татарстанда торакны файдалануга тапшыру турында сөйләде. 2014 елның 18 июленә республикада 1 млн. 333,1 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган (еллык заданиенең 55,6%ы), үткән ел белән чагышытрганда – 104,7%
2014 елның 18 июленә социаль ипотека программасы буенча 2 мең 887 фатирлы 49 йорт файдалануга тапшырылган, гомуми мәйданы – 171,4 мең кв. метр. Соңгы ике атнада гомуми мәйданы 75,2 мең кв. м. булган 1 мең 223 фатирлы 9 торак йорт эксплуатациягә тапшырылган. Шул исәптән Казанда биш йорт: Завойский урамында гомуми мәйданы 6,7 мең кв. м. һәм 4 йорт Әмәт асты урамында, гомуми мәйданы – 60,9 мең кв. м.
Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган объектларның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: югары дәрәҗәдә – 66 объект; уртача –11 объект; түбән дәрәҗәдә – 2 объект.
2 объектта эшләрне башкару графиктан калышып бара.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 127 ветеран өчен 37 йорт төзелә. Шулардан югары дәрәҗә әзерлекле – 23 объект; уртача – 6 объект; түбән дәрәҗәдә – 8 объект.
5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә килгәндә исә, 2014 елга җыелма исемлектә 824 гаилә теркәлгән. 2014 елның18 июленә 122 млн. сумлык 37 сертификат рәсмиләштерелгән.
Татарстан Республикасында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзү программасы буенча 2013 елга капиталь ремонт эшләре барлык объектларда да тәмамланган. 27 объекттан 25ендә төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, тагын 1 объектта эшләтеп җибәрү гамәлләре башкарыла, Түбән Кама мунициципаль районындагы 1 объект әзерләнеп бетеп килә.
Әлеге программа буенча 2014 елга ситуация түбәндәгечә. Төзелеш эшләре 55 объектта алып барыла. Капиталь ремонт (реконструкция) эшләре 9 объектта гамәлгә ашырыла. Капиталь ремонт буенча (өстәмә төркемнәр ачу буенча) эшләр барлык 20 объектта да тәмамланган.
Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин шулай ук 2014 елга «Авыл клублары» программасы, 2014 елга универсаль спорт мәйданчыклары кору программасы (163 мәйданчык) турында сөйләде.
Татарстан Президентына шулай ук терлекләргә азык әзерләүнең барышы, урып-җыю кампаниясенә әзерлек турында да хәбәр иттеләр.