Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Кытай Халык Республикасы (КХР) Торак йортлар,шәһәр һәм авыл төзелеше министрлыгының Планлаштыру, финанслар һәм халыкара элемтәләр департаменты генераль директоры Хэ Синхуа җитәкчелегендәге КХР делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин, Татарстан җитәкчелеге 2011 елдан Кытай коллегалары белән икътисадның күп юнәлешләре буенча актив хезмәттәшлек итә, дип белдерде.Ул кыскача Татарстанның икътисади потенциалы турында сөйләде. 2013 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 15 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Аның сүзләренчә, икътисадның киләчәктәге үсеше һәм төп капиталга инвестицияләр кертү, “Татнефть”, “КАМАЗ”, “ТАИФ” кебек зур предприятиелщр хисабына планлаштырыла.
Ел саен Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән кулланучылар кооперациясе оешмаларына Татарстан Республикасы торак пунктларында күчмә сәүдә һәм (яисә) даими сорау товарлары китерү өчен махсус автотранспорт сатып алуга дәүләт ярдәме күрсәтелә.
2026 елда Татарстан Республикасында гражданнарга йорт биләмәсе чикләрендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга адреслы ярдәм күрсәтү дәвам итә.