Татарстан Президенты Украина качакларына ярдәм буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Украинадан китәргә мәҗбүр булган затларны урнаштыру һәм аларга социаль-көнкүреш шартлары тудыру мәсьәләләре буенча бүген бөтенроссия селектор киңәшмәсе уздырылды, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Дмитрий Медведев, киңәшмәне ачып, хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Россиягә 144 мең Украина гражданы килгән, алар барысы да Федераль миграция хезмәтенә эш белән бәйле булмаган статус сорап мөрәҗәгать иткәннәр. «Кешеләр сугыштан, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан качалар. Россиядә алар яклау һәм ярдәм эзлиләр, - дип ассызыклады Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы. – Безнең бурыч – аларга игътибарлы булу, ярдәм күрсәтү».

Д.Медведев Көньяк-Көнчыгыш Украинадан килгән качакларга авыр минутларында ярдәм иткән өчен гади гражданнарга, министрлыкларга һәм ведомстволарга рәхмәт белдерде.

Россия Федерациясе Премьер-министры хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә вакытлыча урнаштыру өчен 400кә якын стационар пункт бар, аларда 26 мең кеше урнашкан, шул исәптән 10 меңе балалар.

Үз ягыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте регионнарга ярдәм итәргә тырыша. Ростов өлкәсенә качакларны вакытлыча урнаштыру өчен 240 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. «Бюджет ассигнованиеләре күләме —3,5 миллиард сумнан артыграк», - дип белдерде Д.Медведев.

Россия Федерациясе Премьер-министры беледерүенчә, бүгенге көнгә качаклар проблемасын хәл итүгә федераль бюджеттан 4,94 млрд сум бүлеп бирелгән.

Ярдәм чаралары арасында сыену урыны сорап язылган гаризаларны карау срогы 3 айдан 3 көнгә кадәр кыскартылган. Россия Федерациясе Хөкүмәте бүген Россия Федерациясе регионнары өчен чит ил гражданнарына тору урынына рөхсәт бирүгә квота 53,5%ка арттырылган.

Д.Медведев сүзләренчә, качакларны балаларын мәктәпкә урнаштыру мәсьәләсе борчый. Шуңа бәйле рәвештә Хөкүмәт башлыгы регионнарга якын киләчәктә уку йортларына керү тәртибен билгеләргә кушты.

Көньяк-Көнчыгыш Украинадан килгән качаклар ситуациясе турында Россия ФМХ башлыгы Константин Ромодановский хәбәр итте. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, аның хезмәте, сыену урыны сорап, 100 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итәр дип көтә. Аларның күбесе Россия гражданлыгын алырга теләячәк.

Урыннарда качаклар ситуациясе турындагы нотыклар белән Көньяк-Көнчыгыш Украинага чиктәш регионнар губернаторлары чыгыш ясады. Шулай ук нотыклар белән кайбер федераль министрлыклар җитәкчеләре дә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International