Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2014 елның 25 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) узды.


Утырышта 2014 елның беренче яртыеллыгында «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның августына бюджет расланды.

Директорлар советы чималны, материалларны һәм җайланмаларны торгызу һәм икенчел куллануның технолгияләрен файдалану эшләрен оештыру турындагы мәгълүмат буенча фикер алышты. Бу – компания эшчәнлегендә җитештерү чыгымнарын тиешле дәрәҗәдә саклап калырга ярдәм итә торган мөһим ресурс, дип билгеләп үтелде. Җайланмалар торгызу технологияләрен актив куллану 2005 елдан алып 2013 елга кадәр чорда шактый икътисадый нәтиҗәгә ирешергә, шулай ук 1117 яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итә.

Директорлар советында «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International