Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Камчатка краена килде. Петропавловск-Камчатка аэропортында аны Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин каршы алды.
Сәфәренең беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов сөләйман балыгы үрчетү буенча Паратун эксперименталь-җитештерү заводында булды. Завод төзелеше 1986 елда башланган һәм 2002 елда тәмамланган. Заводның исәп-хисап җитештерү куәте 17,5 млн. данә бәләкәч сөләйман балыгы тәшкил итә. Камчатка крае елгаларына ел саен 15 млн. данәгә кадәр уылдыктан яңа гына чыккан балыклар җибәрелә.
Хәзерге вакытта Паратун ЭҖСҮЗ Камчатка краеның катлаулы технологик җайланмалар белән, электроника кулланып су чистарту станциясе, азык өләшүнең автомат линиясе белән җиһазландырылган балык үрчетүнең иң эре заводы булып тора. Заводның технологик процессында геотермаль су җылысы кулланыла.
Иртәгә Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы белән Камчатка крае арасындагы килешүгә имза салуда катнашачак, шулай ук татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашачак.