Казанда “Мин күк йөзен сайлыйм” исемле авиация бәйрәме узды

2014 елның 9 августы, шимбә
Бүген Казан авиация заводы аэродромында “Мин күк йөзен сайлыйм” исемле бәйрәм узды. Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФнең ерак авиация командующие Игорь Хворов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең башкарма вице-президенты Александр Туляков, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, шулай ук берничә мең шәһәр халкы катнашты.

“Мин күк йөзен сайлыйм” дигән бәйрәм авиазаводның җәйге кырында беренче тапкыр уза. Монда аттракционнар һәм күңел ачу программалары белән бәйрәм оештырылды.Кунаклар Казанда төзелгән һәм төзелүче хәрби һәм гражданлык самолетларының төрле модельләрен карый алдылар.

Бәйрәмнең рәсми ачылышында кунакларны сәламләп, Илдар Халиков бәйрәм белән котлады, авиация предприятиесе һәм белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. “Казан өчен бу бәйрәм аеруча әһәмиятле, чөнки монда берничә буын авиатөзүчеләр яши”,- дип ассызыклады ул.

Россия Хәрби Һава Көчләре җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән Игорь Хворов котлады. Александр Туляков, бүгенге бәйрәмгә килгән яшьләрнең күбесе киләчәктә авиатөзелеш тармагында хезмәт итәр, дигән ышаныч белдерде.

Рәсми ачылыш тәмамланганда Илдар Халиков Татарстанның авиатөзелеш алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Аннан соң, аэродром өстендә авиашоу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International