Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисы үсеше белән танышты

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать мәйданчыгында булганда «Химград» технополисының торышы һәм үсеш перспективалары белән танышты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрделәр.

Татарстан Республикасы Президенты “Химград” резидентлары өчен технопаркның икенче чираты төзелеш мәйданчыгында булды. Бер ай элек кенә башланган төзелешне киләсе елның февраль аена тәмамлау планлаштырыла.


«Химград» ААҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов Рөстәм Миңнехановка технополисның инженер инфраструктурасын үстерү – юллар һәм челтәрләр төзелеше проектын тәкъдим итте.


«Инфраструктураны төгәлләргә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты һәм, төгәл финанслау күләмен күрсәтеп, җентекле проект әзерләргә кушты.


Шулай ук Рөстәм Миңнеханов муниципалитет белән идарәче компания арасында технополис территориясендәге җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләсен хәл итәргә дә кушты.


Татарстан Республикасы Президентына технополис территориясендәге «Татнефть» ААҖ Ягулык салу станциясенең проектын да күрсәттеләр. Бу станциядә барлык алдынгы технологияләр һәм электромобильләр өчен электр белән тәэмин итү станцияләре дә кулланылачак.


Соңыннан Рөстәм Миңнеханов «Химград»ка якын җирдә Восстание урамында корылачак «Технополис» торак комплексы проекты белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International