2006 елда "Нижнекамскнефтехим" ААҖ продукциясеннән керем 47,5 млрд. сумнан артты.

2007 елның 27 марты, сишәмбе
Директорлар Советы компаниянең стратегик үсеш планын нигез итеп алып, аның техник-икътисадый нигезләмәсен дә уңай бәяләде.
 
2006 елда “Нижнекамскнефтехим” ААҖнең эшчәнлеге дә Директорлар Советын сөендерде. Шушы ел эчендә продукцияне реализацияләүдән кергән акча 47,5 млрд. сум тәшкил итее, бу 2005 елга караганда 12,8 процентка артык. Компаниянең чиста кереме 35 процентка артып, 3,3 млрд. сум тәшкил итте. Акционерлык җәмгыяте бюджетның төрле дәрәҗәләренә керемнәрне үз вакында һәм тиешле күләмдә кертә.
Директорлар Советы әгъзалары “Нижнекамскның икътисадый округыгың” эшчәнлеген уңай бәяләде һәм “Нижнекамскнефтехим” ААҖнең генераль директоры В.Бусыгин рәислегендәге округның координацион советының составын хуплады.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International