Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов белән очрашты. Казакъстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Тимергалиев, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.
Башта Кәрим Масимов һәм Рөстәм Миңнеханов икәүдән-икәү генә очраштылар, аннары очрашу киңәйтелгән форматта узды. Кәрим Масимов Рөстәм Миңнехановны һәм республика делегациясе әгъзаларын сәламләде.
«Кичә зур бизнес-форум уздырылды, анда да үзара фикер алышырга мөмкинлек булды» - диде Казакъстан Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Президенты үз чиратында Казакъстанда “Татарстан көннәре” уздырган өчен рәхмәт белдерде.
«Без Казакъстанда барган барлык процессларны игътибар белән күзәтәбез, илнең алга китешен күрәбез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Сез үзегездә гамәлгә ашырганнарга кызыксынып карыйбыз һәм аларны үзебездә дә гамәлгә кертергә тырышабыз».
Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев адресына Татарстан Республикасына күрсәткән игътибары өчен аерым рәхмәт белдерде.
«Безнең мөнәсәбәтләр Россия-Казакъстан мөнәсәбәтләрен, ике дәүләт башлыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне исәпкә алып корыла, без якыная барабыз, һәм әлеге визит шуны раслый да инде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук Казакъстанның Татарстан Республикасындагы Генераль консуллыгының уңышлы эшен дә билгеләп үтте һәм күптән түгел вазыйфасына билгеләп куелган Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Тимергалиевны тәкъдим итте.
«Бүген без сезгә зур бизнес-делегация белән килдек, - диде Татарстан Республикасы Президенты, - Һәм мин Астана шәһәре хакиме Имангали Тасмагамбәтовка бизнес-форумны оештырган өчен рәхмәт белдерәсем килә, анда кичә Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре актив катнашты».
Рөстәм Миңнеханов алдагы көнне уздырыган очрашулар турында сөйләде, аерым алганда, Казакъстандагы татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу турында. «Татар диаспорасына зур рәхмәт белдерәсебез килә, алар исә үз чиратында Казакъстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерәләр. Казакъстанда яшәүче татарлар үзләрен бу икенче Ватаннарында бик әйбәт хис итәләр, яхшы позицияләр билиләр, шул ук вакытта тарихи ватаннары белән дә багланышларын да саклыйлар, безнең өчен бу бик күркәм күренеш», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Аның фикеренчә, Казакъстандагы татарлар үзләренең милли үзенчәлекләрен саклап киләләр, шуның мисалы – илдә Сабантуй уздыру. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казакъстанда Сабантуй бик югары дәрәҗәдә уздырыла, үткән ел бу бәйрәм Алматада, Уральскта уздырылды.
Шулай ук бүген көннең икенче яртысында Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу барышында сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар өлкәләрдәге хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Шулай ук әңгәмәдәшчеләр икътисадның кайбер тармакларындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал барлыгын билгеләп үттеләр.