Бүген Казанда Машина төзелеше көне уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, залда шулай ук машина төзелеше тармагы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, ветераннар, хезмәт династияләре вәкилләре, яшь инженерлар, техник иҗат түгәрәкләре җитәкчеләре җыелган иде.
Бәйрәм кунакларын сәламләп, Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген республика машина төзелеше комплексының потенциалы зур. «Бездә машина төзелешенең 150дән артык эре һәм урта предприятиесе эшләп килә, тармакта 140 меңләп кеше хезмәт итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – безнең горурлыгыбыз».
Ул тармак эшчәнлеген башлап җибәргән ветераннарга рәхмәт белдерде, яңа квалификацияле кадрлар әзерләргә кирәклекне билгеләп үтте. «Шуңа күрә предприятиеләр җитәкчеләре белән беррәттән монда машина төзелеше тармагы өчен белгечләр әзерләүче югары уку йортлары вәкилләре булу бик күркәм», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың машина төзелеше комплексы уңышлы үсә һәм модернизацияләнә. «Бездә яңа предприятиеләр төзелә, алар исә заманча технологияләр белән җиһазландырыла. Машина төзелеше комплексы – уртача срокка перспективада республикабыз үсешенең иң җитди нокталарыннан берсе», - диде ышаныч белән Татарстан Республикасы Президенты.
Ул предприятиеләр җитәкчеләренә, тармак ветераннарына, коллективларга рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, машина төзелеше хезмәткәрләре эшчәнлегенә Татарстан кешеләренең тормыш дәрәҗәсе бәйле.
Ул шулай ук илебез җитәкчелеге куйган импорт алмаштыручы товарлар җитештерү бурычын үтәүдә Татарстан машина төзелеше тармагының үз өлешен кертүен билгеләп үтте. «Бездә моның өчен бөтен нәрсә дә бар», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Ул тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тантана Татарстан сәнгать осталары концерты белән дәвам итте.