Форумның Татарстан Президенты катнашкан пленар утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Ли Кэцян чыгыш ясадылар.
Соңрак Рөстәм Миңнеханов регионнарның технология үсеше приоритетларын билгеләүгә һәм уртак Россия-Кытай проектлары кысаларында халыкара хезмәттәшлеккә багышланган форумның губернаторлар сессиясендә чыгыш ясады.
Татарстан Президенты чыгышында республикада үсеш нокталары, аерым алганда, нанотехнологияләр турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, Россиянең 14 регионы инновацион регионнар ассоциациясенә берләште һәм федераль үзәк алдында үз мәнфәгатьләрен яклыйлар. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада кластерлы үсеш буенча эш алып барыла, инжиниринг үзәкләре булдырыла.
«Һәм регионның үз үсеш нокталары бар, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең өчен ул - Кама җитештерү кластеры».
Аерым Татарстан Республикасы Президенты «Роснано» белән берлектә булдырылган Казандагы нанотехнологияләр үзәге әһәмиятен ассызыклады. «Мондый производстволарсыз конкурентлык турында сөйләшү кыен», — дип саный Р.Миңнеханов.
Инновацион производстволар арасында ул авиация сәнәгате өчен детальләр җитештерүче «Аэрокомпозит» компаниясен дә атады.