Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
14 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында 15 сорау каралды. Алар арасында иң мөһиме республиканың алдагы өч елга исәпләнгән бюджеты турындагы закон проекты булды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


Көн тәртибенеә кертелгән сорауларның беренчесен карап, депутатлар ТР Югары суды Рәисе урынбасары Роман Гафаров тәкъдим иткән сигез кандидатны җәмәгать судьясы вазифасына сайларга ризалык бирде. Аннары комитет рәисе Шакир Яһудин ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе составына Дәүләт Советыннан вәкиллеккә ике кандидатны тәкъдим итте. Комитет әгъзалары аларны яклаган карар кабул итте.

“Татарстан Республикасының 2015 елга һәм 2016-2017 еллар план чорына бюджеты турында” закон проекты белән депутатларны ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм ТР финис министры урынбасары Алла Амфимова таныштырдылар. Документ турында фикер алышуларда депутатлар Шакир Яһудин, Рафил Ногманов, Вадим Михеев, Илдар Шамилов һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнаштылар. Шуннан соң комитет закон проектын Дәүләт Советына беренче укылышта карарга тәкъдим иткән карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International