Экологик куркынычсызлык мәсьәләләре тулысынча финансланачак

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
15 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар киләсе өч елга исәпләнгән бюджет проектын карап тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

“2015 елга һәм 2015-2017 еллар план чорына ТР бюджеты турында” закон проекты белән депутатларны ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм ТР фининс министры урынбасары Алла Амфимова таныштырдылар. Документ турында фикер алышуларда комитет рәисе Таһир Һадиев, аның урынбасары Ринат Гайзәтуллин, депутатлардан Илшат Ганиев, Роза Җаббарова, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов катнаштылар. Алар терлекчелек һәм усемлекчелек, мелиорация, урман хуҗалыгы юнәлешләрен, авыл җирендә кече һәм урта бизнесны үстерүне, республика халкының экологик куркынычсызлыгын финанслау турында сораулар бирделәр.

Тикшерелгән сорау буенча депутатлар кабул иткән карар нигезендә документ беренче укылышта кабул итәр өчен Татарстан Дәүләт Советына тәкъдим ителде.

Комитет шулай ук дүртенче кварталга үзенең эш планын кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International