Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Чэнь Юань: Без җәмгыять эшчәнлеге кысаларында Кытайның төрле провинцияләрендә Татарстан белән мөнәсәбәтләрне алга җибәрүгә әзер

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 12 чакырылыш Кытай Халык сәяси консультатив советының Бөтенкытай комитеты рәисе, Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Чэнь Юань әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

Илдар Халиков кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде һәм аларга Казанда яхшы тәэсирләр алуларын теләде.
ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, бүгенге көндә Россия белән Кытай, шулай ук федерациянең бер субъекты буларак Татарстан һәм Кытай - икътисад һәм мәдәниятнең күп өлкәләрендә партнерлар булып тора. Бу процесста 1957 елда оешкан Россия - Кытай дуслыгы җәмгыяте зур роль уйный, дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков Кытай делегациясе әгъзаларына ике ил, шулай ук Кытай провинцияләре һәм Россия төбәкләре арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек итә һәм машина төзелеше, нефть-газ химиясе, сәнәгать, туризм, мәгариф өлкәсендә зур уңышларга иреште, дип хәбәр итте Илдар Халиков. Аерым алганда, республиканың күп югары уку йортларында Кытайдан килгән студентлар белем ала, алар бигрәктә Казан (Идел буе) федераль университетында күп, диде ул.

Катлаулы халыкара хәл барышында Кытай һәм Россиянең стратегик мөнәсәбәтләре үсә бара, дип ассызыклады Чэнь Юань. Без Кытай провинцияләре һәм Татарстан Республикасы арасында партнерлык мөнәсәбәтләре үсешенә шатбыз, бу мөнәсәбәтләрнең мәдәният, фәнни-тикшеренү, шулай ук сәнәгать өлкәләрендә дә дәвам итүен күрергә теләр идек, дип белдерде ул.

Чэнь Юань искә төшергәнчә, күптән түгел Татарстан Республикасында Кытайның Хунань провинциясе делегациясе булып китте. Бу бик зур индустриаль провинция һәм Кытай андый хезмәттәшлеккә шат һәм аны башка провинцияләргә дә таратырга әзер.

Гомумән Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте халык дипломатиясе һәм Россия белән мәдәни элемтәләргә җитди игътибар бирә, диде алга таба Чэнь Юань. Аның сүзләренчә, бу сәфәр үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген бирәчәк. Без Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте эшчәнлеге кысаларында бу юнәлештә тагын да активрак роль уйнарга, Кытайның төрле провинцияләрендә Татарстан белән мөнәсәбәтләрне алга җибәрүгә әзер, - дип белдерде Чэнь Юань.

Илдар Халиков очрашу барышында республикада Кытайның Haier компаниясе белән уртак предприятие эшли, шулай ук Кытай белгечләре катнашында Татарстан икътисады өчен әһәмиятле булган "Аммоний" проекты гамәлгә ашырыла, дип белдерде.

Татарстан Премьер-министры Кытай делегациясе әгъзаларына, аларның Казанда булулары кызыклы һәм киләчәктәге эшләре өчен нәтиҗәле булуны теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International