«Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта 2014 елның 9 ае эчендә «Татнефть» ААҖ бюджеты йомгаклары һәм үтәлеше каралды.

Директорлар советы 2015 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразын һәм нефть чыгару планнарын, геологик-техник чараларны карады.

Нефть чыгаруда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышынды. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның төп факторлары – эш урыннарын оптимальләштерү, кайбер оештыру-техник проектларны гамәлгә ашыру, яңа техникаларны һәм технологияләрне, сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертү.

Утырышта «ТАНЕКО» проектын киләчәктә гамәлгә ашыру һәм үстерү стратегиясе турында мәгълүмат тыңланды. 2016 елга нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексында эшкәртү тирәнлеген 90% ка кадәр арттыру карала, ачык төстәге нефть продуктлары чышгышын – 77% а кадәр, акрынайтылган кокслаштыру, нафтаны гидроочистарту, изомеризация һәм каталитик риформинг җайланмаларын сәнәгать файдалануына тапшыру планлаштырыла. Автомобиль бензины, кокслаштыруның җиңел газойлен һәм базарда зур ихтыяҗы булган башка нефть продуктлары җитештерү «ТАНЕКО» комплексы рентабльлеген арттырырга ярдәм итәчәк. 2020 елга үсеш программасын этаплап гамәлгә ашыру кысаларында да эш дәвам итә, аңа нефть чыгаруны елына 14 млн. тоннага кадәр арттыру, эшкәртү тирәнлеген - 92%ка һәм ачык төстәге нефть продуктлары чыгышын 87%ка арттыру кертелә.

Директорлар советында шулай ук «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International