Татарстан һәм Кырым хезмәттәшлек турында килештеләр

2014 елның 15 ноябре, шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов куйдылар.

Шулай ук Татарстан Президенты, Кырым башлыгы һәм Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев барында Кырымның Бахчасарый районы администрациясе башлыгы Игорь Кныр һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов министр промышленности и торговли Татарстана Равиль Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Бахчасарай районы администрациясе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.

Килешүләрне имзалаудан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кырым республикасы делегациясе белән очрашу узды, анда делегациянең Татарстанга визитына йомгаклар ясалды.

Очрашуны ачып, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, ике республика арасында хезмәттәшлек динамик рәвештә үсә. «Мин быел берничә мәртәбә Кырымда булдым, нихаять сез дә Татарстанга килдегез», - дип мөрәҗәгать итте делегация әгъзаларына Р.Миңнеханов.

«Илебезнең үсеше һәм иминлеге регионның нәтиҗәле эшенә бәйле. Шуңа күрә безгә төбәкләр арасында элемтәләрне сакларга, уртак проектларны гамәлгә ашрырыга кирәк, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Моның өчен бездә бөтен шартлар бар».

Татарстан һәм Кырым хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов Кырымда дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү, эшлекле багланышларны ныгыту, федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруны атады. «Бүген Кырым алдында төбәкне үстерү максаты тора, бу күп көч һәм профессиональ күнекмәләр таләп итә», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан Кырымга бөтен проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы ярымутрау җитәкчелегенә методик ярдәм күрсәтә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү белән шөгыльләнә, су белән тәэмин итү һәм җылыту системаларын булдыруда катнаша.

Бүгенге визит барышында, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, яклар, Татарстан тәҗрибәсен һәм федераль акчаларны кулланып, Кырым территориясендә берничә инновацион үзәкләр ачу турында килештеләр. Шулай ук ярымутрауның суднолар төзү предприятиеләре белән Горький исемендәге завод белән хезмәттәшлек итүе, “Татарстан-Кырым” сәүдә йорты эшен активлаштыру турында сүз барды.

«Безгә профильле делегацияләрне бер-беребезгә җибәрергә, багланышлар булган өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә кирәк», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

«Кырым - Россия Федерациясе үсеше нокталарының берсе, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам ки, аның бик зур үсеш перспективалары бар, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам ки, федераль үзәк һәм регионнар ярдәме Кырымга кыска арада илебезнең алдынгы регионнарына әйләнергә ярдәм итәчәк, һәм без бу эштә катнашырга әзер. Без Кырым Республикасының чәкәк атуын телибез».

Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка республикага чакыруы һәм визитның эчтәлекле программасы өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең казанышларыгызны күрү мөмкинлеге өчен рәхмәт. Без Россия төбәкләренең алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнергә телибез, - дип әйтте О.Белавенцев. – Ышанам ки, бүген имзаланган документлар Кырым үсешенә уңай йөгынты ясый һәм шулай ук Татарстан үсешенә дә тәэсир итәчәк».

Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов ассызыклаганча, Татарстанда профессональ идарә командасы формалашкан, республика Президенты җитәкчелегендә республикада масштаблы проектлар гамәлгә ашырылган.

«Татарстан Президентының гамәлләре иң яхшы сүзләрдән дә аның Кыврымның чын дусты икәнен дәлилли, - дип белдерде очрашу ахырында журналистларга биргән интервьюсында Сергей Аксенов. – Бүген без бик күп кызыклы проектлар күрдек, аларның кайберсен Кырым территориясендә гамәлгә ашыру турында килештек. Алга таба эшебезнең планын билгеләдек, аларның барысын да гамәлгә ашырырбыз, дип ышанам».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов интервьюда билгеләгәнчә, бүген имзаланган килешүләр Татарстан һәм Кырымның күптәннән барган хезмәттәшлеген рәсмиләштерделәр. «Әмма хәзер әлеге документларның безнең территорияләр өчен һәм гомумән илебез өчен чын нәтиҗәләр китерүе мөһим», - дип ышанып әйтте Р.Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International