Татарстан һәм Һиндстан берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек оештыра алалар

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы һәм Һиндстан химия һәм нефть химиясе өлкәсендә, ашламалар китерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә алалар. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Һиндстан химия сәнәгате һәм ашламалар министры Анантха Кумара очрашуында сүз барды.

Очрашу Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы бинасында узды (Дәһли шәһәре).

Рөстәм Миңнеханов сөйләшү барышында билгеләгәнчә, бу өлкә бик перспектив һәм химия, нефть химиясе, ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлекне тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда “Аммоний” ААҖ аммиак, карбамид, метанол җитештерү буенча зур проектны гамәлгә ашыру башланды. Тулырак әлеге проект турында “Аммоний” ААҖ Директорлар советы рәисе, «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ җитәкчесе Ринат Ханбиков сөйләп китте. Аерым алганда, ул искәрткәнчә, проект 2010 елда башланды. Аның җитештерү көчләре - 717 мең тонна аммиак, 717 мең тонна карбамид, 236 мең тонна метанол һәм шулай ук 300 мең тонна тирәсе аммиак селитрасы. Проект 2015 елның августына тәмамланачак дип көтелә.

“Аммоний” ААҖ проекты Россия һәм Япония компанияләре (инжиниринг ) белән берлектә гамәлгә ашырыла. Шулай ук анда Кытай белгечләре дә катнаша.

Рөстәм Миңнеханов алга таба хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан – иң эре газ кулланучыларының берсесе, аңа газны “Газпром” ААҖ китерә.

Без сезнең проектларда катнашуыгызны карарга әзер, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, һинд хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.

Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы вәкилләре, үз чиратларында, ведомствоның төп өч департаменты эшчәнлеге турында сөйләделәр – бу химия һәм нефть химиясе департаменты, ашламалар департаменты, фармакология продукциясе департаменты.

Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы вәкилләре хәбәр иткәнчә, ведомство Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә әзер һәм берничә юнәлешне үстерү яклы.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәттәшлекнең перспектив өлкәләренең берсе - фармакология, чөнки Һиндстан әлеге продукцияне эре җитештерүчеләренең берсе булып тора. Без бер-беребезгә файдалы була алабыз, дип әтте ул.

Гомумән, Рөстәм Миңнеханов, багланышлар мөмкин булган юнәлешләрне җентекләп өйрәнү өчен, Татарстан һәм Һиндстан чиновниклары вәкилләреннән торган эш төркеме оештырырга тәкъдим итте.
Татарстан Президенты шулай ук Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләренә республикага танышу визиты оештырырга тәкъдим итте. Без сезне җавап визиты белән көтәбез, дип әйтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International