Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Чара ел саен “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсының кагыйдәләре буенча, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте дәрәҗәсен күтәрү, дәүләт идарәсенең алдынгы тәҗрибәләрен тарату, иң яхшы профессиональ алымнар һәм белемгә ия дәүләт хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларны бүләкләү максатында, үткәрелә.
Быел конкурс өч номинация буенча үткәрелде: тармакара идарә, законлылыкны тәэмин итү буенча идарә, халык һәм территорияләр иминлеге, икътисадның реаль секторы белән идарә итү, социаль өлкәдә идарә, дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү, дәүләт органнары эшчәнлегенең оештыру, мәгълүмат, документлар, финанс-икътисадый, хуҗалык һәм башка өлкәләрдә тәэмин ителеше.
Моннан тыш, һәр номинация катнашучының вазыйфасы буенча ике категориягә бүленде.
Конкурста катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе игътибарына катнашучылар үз эшләрен тәкъдим итте – барлыгы 90 эш бирелгән, шулардан 35 сайланып алынган, ә бүген җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 иң яхшы эш авторына бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләрне котлап, Татарстан Республикасы Президенты, республикада дәүләт идарәсе нәтиҗәлеген үстерү өчен, мөһим булуын ассызыклады.