"Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте (Казан, Ирек мәйданы, 1).

Утырышта 2014 елның 10 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды.

Компаниянең төп финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Агымдагы елның тугыз аенда 19 миллион 603 мең тонна нефть табылган, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 84,5 мең тоннага артыграк. Иярчен нефть газын табу күләме 664 млн. кубометр тәшкил иткән, бу узган елның әлеге чорына караганда 2,4 процентка күбрәк.

Әшәлче ятмасында участок буенча уртача дебиты тәүлегенә 625 тонна тәшкил иткән 170,6 мең тонна югары үзлекле нефть чыгарылган. Барлыгы, ятмадан нефть чыгара башлаганнан бирле, 496 мең тонна табылган.

Сатылган продукциядән 310,4 миллиард сум нетто-табыш кергән. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым түләгәнче 89,2 миллиард сум керем алынган, чиста табыш 71,7 миллиард сум тәшкил иткән.

Директорлар Советында "Татнефть" ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International