Татарстан Төркиянең МИЗ булдыру тәҗрибәсен өйрәнергә тели

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Төркия Республикасы махсус икътисадый зоналар булдыру буенча дөньяда иң уңышлы тәҗрибәгә ия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкараның иң эре оештырылган сәнәгать зонасы «Синджан»да белдерде.

Сәнәгать зонасының штаб-фатирында Рөстәм Миңнеханов Анкара сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Нуретдин Оздебир белән очрашты.

«Сездә бик күп югары технологияле сәнәгать предприятиеләре тупланган, һәм, минем фикеремчә, нәкъ менә бу юнәлештә Анкара Татарстан белән уртак проектлар гамәлгә ашырырга мөмкин», - дип белдерде, Татарстан Республикасы Президентын сәламләп, Н.Озебир.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан белән Анкара хезмәттәшлеген үстерү фикерен хуплады. «Безнең сәүдә-сәнәгать палаталарына активрак эш итәргә, үзара бизнес-визитлар оештырырга кирәк», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Шуннан «Синджан» штаб-фатирында Татарстан делегациясе белән Анкара ССП әгъзалары белән очрашу үткәрелде.

Нуретдин Оздебир хәбәр иткәнчә, Анкарада Төркиянең ЭТПның 8 %ы җитештерелә, элекке “чиновниклар шәһәре” дип саналса да, оештырылган сәнәгать зоналарын булдыру аркасында, илнең индустриаль үзәкләренең берсенә әверелде. Мондый зоналарны булдыруны тәкъдим итүчеләр арасында Анкара ССП да бар иде.

Нуретдин Оздебир сүзләренчә, сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары мәгарифкә, белгечләр әзерләүгә һәм квалификацияләрен үстерүгә, икътисад үсешенең зарури өлеше буларак, зур игътибар бирә.

«Без дөньяның күп илләрендә булдык, һәм әйтә алам, Төркиянең мондый мәйданчыклар оештыру буенча тәҗрибәсе – иң уңышлыларының берсе, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Без сезнең белән тәҗрибә өйрәнүдә һәм төрек җитештерүчеләрен Татарстандагы шундый ук мәйданчыкларга җәлеп итү өлкәсендә дә эшли алабыз».

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, быел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше былтыргыга караганда артып, 600 млн. доллларга җитсә дә, узган елларда әлеге күрсәткечнең артыграк булганы бар.

«Шуңа күрә безгә югарырак максатлар куеп, аларга ирешү юнәлешендә эшчәнлек алып барырга кирәк», - дип әйтте ТР Президенты.

Уртак проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда төрек детальләреннән Ford автомобильләрен җыю, Efes компаниясе эшчәнлеген, «ЕлАЗ»ның уртак предприятиесен һәм тракторлар җитештерү буенча «Чукуров» предприятиесен атады.

«Минемчә, төрек компанияләре хәзерге вакытта Россия базарында Европа һәм Америка компанияләре бушаткан урынны ала алалар», - дип әйтте ТР Президенты.

«Синджан» зонасы җитәкчесе Әхмәд Кая мәйданчык турында сөйләде.

Очрашу ахырында Анкара һәм Татарстан ССП арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Президенты барында документка имзаларын сәүдә-сәнәгать палаталары рәиселәре Шамил Агеев һәм Нуретдин Оздебир имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International