«Менә дигән итеп гамәлгә ашырылган проектлар!», - дип бәяләде бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасында күргән производстволарны. Ул бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Россия автомобиль техникасы базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә алдыннан уздырылды (Чаллы).
Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Түбән Камадагы «ТАНЕКО» ААҖдә, Чаллыдагы «Форд-Соллерс»та һәм «КАМАЗ» ААҖдә булды.
«Без сезнең белән бүген берничә яхшы вакыйгада булдык, - диде Дмитрий Медведев, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. – Мин Сезне, барлык республиканы, асылда, бөтен илебезне котлыйм, чөнки бу бик мөһим. Нефть химиясе компаниясе – бик югары дәрәҗәдә, сез моның белән бик озак шөгыльләндегез, ул үзенең масштаблары һәм потенциаль мөмкинлекләре белән таң калдыра».
«Форд-Соллерс» предприятиесенә килгәндә исә, ул бик зур, шулай ук югары дәрәҗәдә, роботлаштырылган һәм югары сыйфатлы автомобильләр җитештерә.
Озакламый «КамАЗ» 45 еллыгын уздырачак, һәм без хезмәт коллективын котлыйбыз.
Без хәзер автомобиль сәнәгате үсеше турында киңәшмә уздырачакбыз, кыенлыклар җитәрлек, уйлашырга кирәк. Фикерләрегез булса, карарбыз».
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенә регионга булган игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, барлык бу проектлар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән стратегия кысаларында гамәлгә ашырылган. Аерым алганда, нефть эшкәртү, нефть химиясе комплексы (ОАО «ТАНЕКО») проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хупланган һәм хосусый-дәүләт партнерлыгы нигезендә гамәлгә ашырылган. «Инвестфонд ярдәме булмаса, аны оештырып булмас иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Анда тимер юл, торба, болар булмаса, бүген мондый предприятие корып булмас иде. 2010 елдан – ачылышында Сез дә катнаштыгыз - 23 млн. тонна нефть эшкәртелгән инде».
Рөстәм Миңнеханов регион икътисады турында сөйләгәндә хәбәр иткәнчә, «безнең үсеш ике юнәлештә –нефть химиясе, нефть эшкәртү, икенчесе –автомобиль төзелеше. Ике юнәлештә дә без бүген гамәлгә ашырылган проектларыбызны күрсәттек».
«Менә дигән итеп гамәлгә ашырылган проектлар!», - дип җөпләде Дмитрий Медведев.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы үсеше турында сөйләде «Без «Алабуга» МИЗда ике зур завод ачтык: берсе – агач эшкәртү буенча, икенчесе – штамплау заводы, - диде ул. – Тагын өч зур заводны без якындагы өч-дүрт ай эчендә ачачакбыз –автомобиль пыяла заводы, төзелеш пыяласы җитештерү заводы һәм көнкүреш химиясе җитештерү заводы».
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, регион үстерә торган тагын бер юнәлеш бар,ул - «Иннополис» проекты, аны да Россия Федерациясе Хөкүмәте хуплый. «Гыйнварда беренче эшләтеп җибәрү комплексы гамәлгә кертеләчәк, аңа резидентлар киләчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - ИТ-Университет эшли, ул да үз урынына күчереләчәк. Безнең Кама кластерын үстерү проектыбыз да бар, ИТ-секторны үстерү программасы да эшли. Алар бар да федераль дәрәҗәдә кабул ителгән программалардан килеп чыга. Безнең республикага күрсәткән игътибарыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм һәм без киләчәктә дә эшләргә әзер».