Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанның машина төзелеше комплексы үз мөмкинлекләрен берләштерергә тиеш»

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 14 нче күргәзмәсе кысаларында уздырылган Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең координацион советының икенче утырышында катнашучылар Татарстанның машина төзелеше комплексын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, тармак предприятиеләре җитәкчеләре, Россиянең әйдәүче оешмалары, чит илләрнең эре компанияләре вәкилләре катнашты.


Утырышны ачып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, машина төзелеше тармагын үстерү буенча координацион совет гамәлләре бүген республика өчен дә, барлык илебез өчен дә бик актуаль.


«Татарстан - сәнәгать потенциалы зур булган регион, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Машина төзелеше комплексы – республика икътисадын тәшкил итүче иң эре тармак, аңа 150 эре һәм урта предприятие керә, анда 140 меңләп кеше эшли».


Татарстан Республикасы Президенты машина төзелеше тармагы предприятиеләренә дәүләт ярдәме турында, шулай ук Татарстанда һөнәри белем буенча булдырыла торган ресурс үзәкләре челтәре турында сөйләде. «Быел без шундый биш үзәк төзедек һәм аның нәтиҗәләрен күрәбез инде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бу бик кирәкле һәм мөһим эш, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк».


Ул шулай ук республикада булдырылган лазер технологияләренең һәм медицина симуляторларының уникаль инжиниринг үзәкләре турында хәбәр итте.


Татарстанның машина төзелеше тармагы предприятиеләре тарафыннан илнең эре компанияләренә - «РЖД» ААҖ, «Газпром» ААҖ, «Лукойл» һәм башкаларга китерелгән продукциясе күләме, - Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, былтыр 14 млрд. сум тәшкил иткән, ә быел 20 млрд. сум күләмендә планлаштырыла.


«Республикада конкуренциягә сәләтле җайланмаларны һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертү өчен шартлар тудырыла», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың машина төзелеше предприятиеләре актив катнаша торган кайбер федераль программалар бар. Илдә сәнәгать сәясәтенең өстенлеге – импортны алмаштыру, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы үз территориясендә чит ил компанияләре производстволарын булдыру өчен һәрвакыт ачык, диде Рөстәм Миңнеханов.


«Минемчә, бүгенге утырышта күп кенә кызыклы тәкъдимнәр булачак, - дип белдерде Татарстан Президенты чыгышының азагында. - Машина төзелеше тармагы предприятиеләренә бүген берләшергә һәм мөмкинлекләрен бергә тупларга кирәк».


Яңа технологияләрне һәм яңа материалларны куллану перспективалары турында «ВИАМ» ФДУП генераль директоры Евгений Каблов сөйләде.


«НИАТ» ААҖ генераль директоры Олег Сироткин үз нотыгында металл эшкәртүнең лазер технологияләрен куллану өстенлекләре турында, шулай ук шушы технологияләрне производствода сертификацияләү хакында сөйләде. Шулай ук нотыклар белән машина төзелеше тармагының кайбер белгечләре дә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International