Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты

2014 елның 26 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты.

Чара «Корстон» ДСКК мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, барлык муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады. Ул искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы түбәндәге административ-территориаль берәмлекләрдән тора – 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район, 39 шәһәр җирлеге, 872 авыл җирлеге, республикада барлыгы 956 муниципаль берәмлек бар.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе хәбәр иткәнчә, яңа төзелгән муниципаль берәмлек “Иннополис шәһәреннән” муниципаль берәмлекләр составына кабул итү турында гариза кергән.

Минсәгыйт Шакиров билгеләп үткәнчә, үткән съезд йомгаклары буенча кабул ителгән планның 50 пунктыннан 44е гамәлгә ашырылган, 4 пункт тормышка ашмаган.

Ул Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы кысаларында территориаль иҗтимагый җирле үзидарә эшчәнлеге, шул исәптән аның эше активлашу турында җентекләп сөйләде.

Үтеп баручы елда гамәлгә ашырылган пунктлар арасында Минсәгыйт Шакиров авыл советлары биналарын тиешле кыяфәткә китерүне атады. Ул Рөстәм Миңнехановтан әлеге мәсьәләне этаплап хәл итүне сорады.

Минсәгыйт Шакиров шулай ук Муниципаль берәмлекләр бөтенроссия конгрессы президенты Степан Киричуктан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды адресына кергән сәламләү сүзен укып чыкты.

Муниципаль берәмлекләр эше турында съезд делегатлары чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, чыгышында белдергәнчә, бүген муниципаль берәмлекләр съезды – эффектив һәм бөтенесен дә берләштерүче әһәмиятле орган. Без сезнең фикреләрегезне ишетәбез, дип әйтте ул, делегатларга мөрәҗәгать итеп, һәм уртак эш өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

Бүген бик кирәкле һәм файдалы фикер алышу булды, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. ТҮО – җирле үзидарә органнарына ул бик зур ярдәм, һәм без моны сизәбез, дип билгеләде ул. Татарстан Президенты кыскача делегатларга тәмамланып килүче елның социаль-икътисадый йомгаклары турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының IX съезды кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада гамәлгә ашырылачак алдынгы инвестицион проектларны билгеләде. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2014 елга планлаштырылган бөтен социаль проектлар гамәлгә ашырылган.

Тырышлыгыбызны берләштереп, без республика алдында торган бик күп мәсьәләләрне хәл итә алабыз, дип әйтте Татарстан Президенты.

Съездны йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды (“Фидакарь хезмәт өчен” ТР медале, ТР Мактаулы исемнәре, ТР Президенты Рәхмәт хатлары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International