Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов белдергәнчә, нефтькә бүгенге бәяләрдән чыгып карасак, Россиядә доллар курсы бүтән 30 сумга кадәр төшмиячәк.
Финанслар министры башлыгы сүзләре буенча, бүгенге көндә иң мөһиме - сумның тотрыклы булуы.