Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Olam International Ltd компаниясенең баш вице-президенты Радж Вардхан һәм вице-президены Сумант Кумар Де белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.
Сингапурның Olam холдингы – авыл хуҗалыгы продукциясе базарында иң эреләрнең берсе. Компания 65 илдә эш итә, азык-төлек производствосының тулы циклын алып бара – орлыктан кибет киштәсенә хәтле. Россиядәнең Пенза шәһәрендәге «Русмолоко» компаниясенең 75 % акциясе Olam холдингында. Шулай ук төрле бөртеклеләр сата, шул исәптән Россия эшкәртүче компанияләренә кофе орлыгын сата.
Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Olam компаниясенең Россиядәге офисы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында сөйләште. Татарстан Президенты сүзләренчә, республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә мөмкинлекләре һәм әлеге өлкәгә инвестицияләр җәлеп итүгә ихтыяҗы бар.