Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисадый форумының ике сессиясендә катнашты.
«Энергитиканың геоикътисады» сессиясендә катнашучылар геосәясәттәге үзгәрешләренең энергетика базарларына йогынтысы буенча фикер алыштылар. Сессия спикерлары арасында Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович та чыгыш ясады. Ул белдергәнчә, нефтькә бәяләр түбән булганда да, нәтиҗәлелекне арттырган очракта, табыш алырга мөмкин, Россия шул юнәлештә хәрәкәт итә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья финанс тотрыклылыгы» дискуссиясендә катнашты, анда кризистан соңгы икътисадый реформаларның бөтендөнья финанс системасы тотрыклылыгына йогынтысы буенча фикер алыштылар.