«Смарт Сити Казан»да торак төзелешенә багышланган киңәшмә барышында, аерым алганда, янәшәдәге территорияләрне үстерү перспективаларын исәпкә алып, яңа объектларны кирәкле инженер челтәрләре белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
«Смарт Сити Казан»да төзелешне беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды алып барачак – бүгенге киңәшмәдә ДТФ ягыннан проектны гамәлгә ашыру сроклары һәм тәртибе билгеләнде. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, ДТФ объектларын төзү «Смарт Сити Казан» технополисын һәм аның янәшәсендәге территорияләрне үстерү өчен катализатор булачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Смарт Сити Казан» республика икътисады үсешенең перспектив юнәлешләреннән берсе булып кала бирә, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты бу мәйданчыкка инвесторлар җәлеп итү эшен дәвам итәргә кушты.