Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясе утырышы

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының җитәрлек тәҗрибәсе бар инде һәм бүген аның эшчәнлегенә билгеле бер төзәтмәләр кертергә, киләчәк үсеше өчен стратегиясен корырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышында хәбәр итте.

Коллегия Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды һәм ведомствоның 2014 елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы ел бурычларына багышланды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанда 2011 елда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы булдыру зарурлыгы килеп туды. Аның сүзләренчә, мондый эшчәнлек нәтиҗәсе үзен бик тиз сиздерер дип көтү – катлаулы нәрсә, бүген инде тәҗрибә тупланган, җитди әзерлек эшләре башкарылган.

Бүген рейтингларны җентекләп күзәтергә, эшебездәге җитешсез якларны күрә белергә кирәк, шуннан чыгып, стратегияне корырга, дип белдерде ТР Президенты. Аныңча, хәзерге заман шартларында инвесторлар эзләүдә кыенлыклар бар, һәм яңа юнәлешләр эшләргә кирәк, шул исәптән Ислам банкингында һәм башкаларда.

Без Кытайдагы, Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге, Африкадагы инвесторларны җәлеп итү эшен көчәйтергә тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов, әмма бу АКШ, Европа илләре партнерлары белән хезмәттәшлекне туктату дигән сүз түгел, шушы юнәлештә дә эш дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы бурычлары арасында Рөстәм Миңнеханов бердәм мәгълүмат базасын булдыру эшен системалаштыруны атады.

Аерым мәсьәләләрдән – кадрлар белән эш, дип саный Рөстәм Миңнеханов, аларны әзерләүгә, аеруча «Сколково» базасында аерым игътибар бирергә кирәк.

Һәр инвестицион проект эшнең спецификасын, конъюнктураны аңлаган әзерлекле кешеләр таләп итә, диде ул, без регионда инвесторлар өчен иң яхшы шартлар тудыруда бөтен көчебезне куярга тиеш.

Республикада соңгы ике елда муниципаль районнарда индустриаль мәйданчыклар булдыру эше актив җәелдерелде, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бер генә инвестицион проектны да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк, бу бик мөһим, дип белдерде ТР Президенты, регион икътисадына инвестицияләр суммасы кечкенә булмаса да, эшне дәвам итәргә һәм без бу санны икеләтергә тиеш. Татарстан байлыгы аның көчле икътисадына нигезләнә, кадрларны, фәнни һәм мәгариф тирәлеген яңартмыйча, без конкуренциягә чыдам була алмыйбыз, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Коллгеия азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды («Татарстан Республикасы Атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре» мактаулы исемен, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен).

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Чүпрәле мунициципаль районы белән Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшкуарлары ассоциациясе арасында, шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белән «Бенконс Констракшн» ҖЧҖ (Әзәрбәйдҗан) арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә имза салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International