Казахстан делегациясе әгъзалары Казан федераль универститетының фундаменталь медицина институтында булдылар. Биредә Кәрим Мәсимовка симуляторлар үзәген һәм «Эйдос» медицина фәне үзәген күрсәттеләр. Шунда ук кунакаларга Татарстан җитештерүчеләренең медицина товарларын тәкъдир иттеләр - «ПОЗИС» суыткыч шкафлары, «Дельрус» дезинфекция чаралары, «Татхимфармпрепараты» дарулары.
Казан вертолетлар заводында Казахстан делегациясе әгъзаларына Ми-8/Ми-17 вертолетларының төрле комлектацияләрен һәм «Ансат» җиңел вертолетларны күрсәттеләр. Биредә Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләре һәм сәнәгать тармаклары презентациясе узды.
Цех янындагы мәйданчыкта кунакларга «КАМАЗ» йөк машиналарын һәм газ ягулыгын файдаланучы автобусларны һәм күчмә газ заправкасы станциясен күрсәттеләр. Кәрим Мәсимов һәм делегациянең башка әгъзалары әлеге техникага карата кызыксынуларын белдерделәр, чөнки Казахстанның бик күп табигать газы запаслары бар.
Бүген делегациясе әгъзалары Казан Кремленә барачаклар, анда Казахстан Республикасы Премьер-министрының Татарстан Президенты белән рәсми очрашулары узачак.
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: