Туризм өлкәсеннән Татарстан Республикасы бюджетына, Сергей Иванов сүзләренчә, елына 350 млн. сумнан да ким керми. Туризм индустриясендә 37 мең кеше эшли.
2014 елда Татарстанга 205 млн. турист һәм экскурсант килде – былтыргыдан 16,3% артык. Бу Россия Федерациясе субъектлары арасында бишенче урындагы күрсәткеч.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Олег Сафоновка Ростуризм республикага күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Минемчә, туристик кластерлар булдыру фикере дөрес, ә федераль ярдәм белән аны тормышка тизрәк ашырып булачак», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетын булдыруны ул уңышлы карар дип саный. «Алга таба да туризм үсешенә ярдәм итәчәк инфраструктураны булдырырга кирәк дип саныйм. Һәм иң мөһиме – без югары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш» - дип әйтте Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикеренчә, туристларга кызыклы чаралар - эре спорт чаралары, Сабантуйны бәйрәм итү, Казанда гына түгел, ә республика районнарында да.
«Туризм, халыкка хезмәт күрсәтү – кешеләргә акча эшләүнең яхшы ысулы, кече һәм урта бизнес нигезе», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Эш күп әле, әмма Дәүләт комитетында җитди команда җыелган, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Безнең кешеләр, мөмкинлекләр бар, шуңа күрә без Татарстанны бергәләшеп алга этәрербез».
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: