Төп нотык белән Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул соңгы елларда республикада мәгариф өлкәсенә инвестицияләр зур булуын билгеләде – бу мәктәпләрне мәгълүматлаштыру да, предметлар кабинетларын җиһазландыру да, капиталь ремонт.
Республиканың БДИ буенча күрсәткечләре яхшы, әмма алдынгы түгел. Алар Россия буенча уртача күрсәткечтән 3,2 баллга артык, бу, Энгель Фәттахов фикеренчә, тотылган акчаларга туры килми. Шул ук вакытта иң яхшы һәм иң начар мәктәпләр арасында аерма бик зур.
Татарстанда, министр күрсәткечләренә караганда, 1403 мәктәптән 244 аз комлпектлы. Кайбер районнарда аз комплектлы мәктәпләр саны яртыдан артык.
«Булган аз комлпектлы мәктәпләр челтәренең үсеш перспективалары юк», - дип саный Э.Фәттахов. Андый мәктәпләргә яшь перспективалы укытучыларны җәлеп итү мөмкин түгел, укучылар арасында конкурентлык ким дәрәҗәдә, һөнәри юнәлеш мөмкин түгел диярлек. Шул ук вакытта аз комплектлы мәктәпләр аркасында бер укучыга исәпләгәндә иң югары финанс чыгымнары артта калган районнар җилкәсенә төшә.
«Татарстанда 80 укучыдан да ким булган урта мәктәп калмаска тиеш», - дип йомгаклады министр.
Татарстан Президенты министр чыгышыннан соң потенциаль “медаль” алучылары БДИ нәтиҗәләре буенча 50дән ким балл җыйган районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләрен тәнкыйтьләде.
Р.Миңнеханов аз комплектлы мәктәпләр санын кыскартуны хуплады. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, мондый урта мәктәпләрдә белем бирүнең лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итү мөмкин түгел.
«Артта калган укучыларыбыз белемен арттыра алсак, уртача балл шактый артачак», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул укытучыларны матди стимуллаштыруның гамәлдәге системасының нәтиҗәсен булуын билгеләп үтте. «Укытучыларның уртача хезмәт хакы бүген шактый зур – республика буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсендә. Шуңа күрә без яхшы нәтиҗәләр таләп итәргә хаклы», - диде Татарстан Республикасы Президенты.