Фәрит Мөхәммәтшин: “Бүген ниндидер оешманың, гражданнарның заманча мәгълүмати мөмкинлекләрдән мәхрүм калуын күз алдына китерүе дә кыен”

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
11 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының чираттагы утырышы булды. Утырышта 10 мәсьәлә көн тәртибенә чыгарылды. Алар арасында “2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты, ТР Хисап палатасының 2014 елдагы эшчәнлеге буенча хисабы, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында яшәү урыны буенча спорт мәйданчыклары төзүгә, бушлай мәктәпкәчә белем алуга хокукны гамәлгә ашыруга, шул исәптән 2012-2013 еллар һәм 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен әти-әниләргә баласы балалар бакчасына йөргән өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләүгә ТР бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларны файдалану бенча ТР хисап палатасының тикшерү нәтиҗәләре хакында хисабы һ.б. бар.

ТР Фининс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, салымнарны һәм башка керемнәрне истә тотып, гыйнвар аенда ТР бюджетына 8 миллиард сумнан артык акча кергән. Моны берләштерелгән бюджет дип кабул итәргә кирәк. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, быел керемнәр 1 миллиард сумга азрак булган. Бу - керемнәргә бәйле салымнарның кимүе нәтиҗәсе. Әмма министр бюджет кеременең сумманы иң ахыргы нәтиҗә дип кабул итмәскә кирәклеген дә искәртте. Ул шулай ук чыгымнар хакында да сүз алып барды һәм аларның нормадан артмавын, бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар барысы да хезмәт хакларын вакытында алуын ассызыклады.

“Безнең тарафтан кабул ителеп гамәлгә ашырыла торган бюджет ул бик киеренке. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, 2015 елнның беренче яртыеллыгында бюджетка бернинди дә үзгәрешләр кертелмәячәк. Икенче яртыеллыкта исә бу мәсьәлә яңадан каралачак”, - диде ТР Фининс министры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International