2015 елның 8 февралендә узган "Россиянең Чаңгы юлы - 2015" массалы чаңгы ярышларында Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Әлеге чара республиканың барлык рафон һәм шәһәрләрендә дә узды. Быел алар Сочида узган кышкы Олимпия уеннарыннан соң бер ел узуга багышланган иде.
Төп ярышлар Залесный бистәсендә "Кояшлы" легере территориясендә узды. Әлеге чара кысаларында VIP ярышлар, Казан шәһәренең төрле районнарында яшәгән кешеләр, югары һәм урта уку йортлары студентлары да катнашты.