Татарстанда 309,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 12,9%ын тәшкил итә

2015 елның 14 феврале, шимбә

2015 елның 13 февраленә Татарстан Республикасында 309,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 12,9%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, социаль ипотека программасы буенча республикада 193 фатирлы 9,5 мең кв. метр мәйданда 15 йорт файдалануга тапшырылган.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы гражданнарны аврия хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру барышына, шулай ук бу эшнең мунициципаль районнардагы торышына җентекләп тукталды.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2008 елдан алып 2015 елның февраленә кадәр чорда Татарстан Республикасында гомуми мәйданы 777,5 мең кв. метрлы 93 объект төзелешен тәмамлау механизмнары табылган (анда өлешкә кереп төзелеш алып баручылар акчалары җәлеп ителгән). Шулардан республика буенча гомуми мәйданы 700,3 тыс. кв. м. булган 87 объект эксплуатациягә тапшырылган. Тагын 7 шундый объект төзелеше тәмамланмаган, аларны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тикшереп тора (6 сы – Казанда, берсе – Чаллыда).

Аренда торагы буенча 2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзү планлаштырыла.

Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны һәм алар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итүне гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елда 331 ятим баланы торак урыннары белән тәэмин итү карала.

Моннан тыш, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетында 128 млн. 101 мең сум салынган (исемлеккә 44 шундый гаилә кертелгән).

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук 2015 елда «Авыл клублары» программасын гамәлгә ашыру турында, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар) төзү турында, республика районнарында спорт объектлары төзү программасы турында сөйләде.

Киңәшмә барышында агымдагы эшләр барышы турындагы нотыклар белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы вәкиле (гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасы үтәлеше турында) чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International