Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чабаксар шәһәрендә Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Утырышта катнашучылар интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Гыйлемнәргә, уйлап табуларга, ачышларга корылган икътисад турында сөйләгәндә без тиешле хокукый саклау бар дип күз алдына китерәбез, – диде Дмитрий Медведев, утырышны ачып. – Мондый хокукый саклау интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен икътисадый әйләнешкә дөрес җәлеп итү өчен, залог объектларын да кертеп, алар табышны тиешенчә арттырсын өчен, бизнесны капиталлаштыруга ярдәм итсен өчен, икътисадый эшчәнлекнең барлык элементлары да катнашсын өчен кирәк».
Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы башланыр алдыннан Дмитрий Медведев һәм аны озата йөрүче затлар Яңа Чабаксардагы кояш электры панельләре заводында булдылар. Бу завод – Россиядәге кояш электр станцияләре проектларына төп инвесторларның берсе «Хевел» компаниясе проекты.
Утырыш турында төгәлрәк мәгълүмат Россия Федерациясе Хөкүмәте рәсми сайтында России - http://government.ru/