Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты, анда регионнарның икътисадый тотрыклылыгын арттыру һәм вәкаләтләрен финанс белән тәэмин итү чаралары буенча фикер алыштылар. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин алып барды.
«Бүгенге икътисадый ситуациядә өстән кушканнарны көтеп ятарга ярамый, ә регионнарда барысын да алдан күреп эшли белергә кирәк», - дип белдерде Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында. Ул кризиска каршы планнарда каралган чараларның регионнарда нәтиҗәле булуына өмет белдерде.
Региональ бюджетларны кыскарту турында сөйләгәндә, РФ Президенты болай гына «механик рәвештә кыскарту» - һәрчак дөрес алым була алмый, диде. Россия Федерациясе Президентының акчаларны белеп һәм сак тотарга кирәк, дигән сүзләрен китерә ТАСС. Ул искәрткәнчә, федераль Хөкүмәт икътисадны һәм социаль өлкәне үстерүнең кризиска каршы планын гамәлгә ашыруга керешкән инде.
«Федерация субъектлары тиешле планнарын эшлиләр һәм эшләделәр дә инде. Иң беренче нәүбәттәге кыенлыкларны бетерүгә юнәлгән чаралар һәм методлар – аеруча мөһим, һәм тиешле нәтиҗәсен бирер, дип уйлыйм», - дип ассызыклады Владимир Путин. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта регионнарга базарларда үз товарларын урнаштырырга ярдәм итәрлек чаралар эшләнә. Аерым алганда, алар дәүләт бюджетыннан түләү хакларын киметкән килеш кредитлар алу белән капланырга мөмкин.
Төгәлрәк Россия Президенты рәсми сайтында - http://www.kremlin.ru/news/47733