Яр Чаллы II чакырылыш шәһәр Советының 38 нче утырышы

2015 елның 27 феврале, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы II чакырылыш шәһәр Советының 38 нче утырышында катнашты. Утырышта республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, эшмәкәрләре һәм башкалар бар иде. 

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев 2014 елгы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2015 елга бурычлар тәгаенләде. Ул утырышта ктанашучыларны 2014 ел нәтиҗәләре белән таныштырып, тулаем территориаль продукт 171 млрд. 100 млн сум тәшкил иткәнен, бу 2013 елдагы кадәр булуын белдерде. Уртача хезмәт хакы 28 мең 211 сум тәшкил итә. Сәнәгать җитештерү индексы - 96,4 процент. Йөк автомобильләре җитештерүдә шактый кимү күзәтелә.

Наил Мәһдиев, “КАМАЗ” ААҖ нең шәһәр икътисадындагы өлеше 50 процент чамасы тәшкил итә, Автозаводтагы бер эш урыны тагын 7 шәһәрлене эш белән тәэмин итә, дип искәртте. “Шуңа күрә “КАМАЗ” уңышлары – безнең дә уңышлар, аның авырлыклары – безнең дә кыенлыклар”, - диде ул.

Гомумән, Автошәһәр икътисадына 38 млрд сум чамасы инвестиция җәлеп ителгән (үсеш - 18 процент), шул исәптән дәүләт һәм муниципаль программалар кысаларында 5 млрд сум.

Узган ел Чаллыда 330 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 49 мең кв. метр. Чаллы торак файдалануга тапшыру буенча Татарстанда икенче урында тора.

Автошәһәрдә капиталь ремонт программасы буенча 1 млрд 231 млн сумлык 141 торак йорт ремонтланган. Гомуми бәясе 1 млрд 700 млн сум тәшкил иткән эре проектлар гамәлгә куелган.

Хәзер шәһәрдә 30 мең чамасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре эшли. Аларда 57 меңнән артык хезмәткәр мәшгуль. Кече һәм урта бизнес тулаем территориаль продуктын 33 процентын (56 млрд сумнан артык) формалаштыра.

Автошәһәрдә “Чаллыныкын сатып ал” һәм “Татарстанныкын сатып ал”, “Җирле товар җитештерүче көне” программаларын гамәлгә кую дәвам итә.

“Киләчәк” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, соңгы елларда Чаллыда 2,5 яшьтән зуррак барлык сабыйлар да балалар бакчасында урын белән тәэмин ителгән. Узган ел 2000 урынлык 8 балалар бакчасы төзелгән. Быел 1440 урынлык 6 балалар бакчасы төзелеше дәвам итәчәк. Шулай ук шәһәрнең 8 мәктәбе төзекләндерелгән. Узган ел шәһәрдә яшьләр хәрәкәтен тәэмин итүгә 6 млн сумлык 48 исемле стипендия, премия, грант бүлеп бирелгән.

Былтыр шәһәрдә туучылар саны күп, ә үлүчеләр азрак: 8 мең 553 бала туган, 4 мең 517 кеше үлгән.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар дефициты проблемасы бар. Бүген табиблар белән тәэмин ителеш 53 процент тәшкил итә.

Автошәһәрдә 4 меңнән артык сугыш ветераны яши, шул исәптән 289ы сугышта катнашкан кеше.

Ел нәтиҗәләре буенча Чаллыда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр 36,3 процент тәшкил иткән. 286 халыкара, бөтенроссия, республикакүләм һәм шәһәр күләмендә ярышлар үткәрелгән. Чаллыдан 682 спортчы ТР чемпионатлары һәм Беренчелекләре, Идел буе федераль округы, РФ, Европа һәм Дөньякүләм призерлар булган. “КАМАЗ” футбол командасы 2013/14 еллар сезонының икенче дивизионында өченче урын алган.

Рөстәм Миңнеханов Наил Мәһдиев чыгышын шәрехләп, Россиянең катлаулы икътисадый вазгыятьтә булуын ассызыклады. “Бүген барыбызга дә бердәм булырга, кече, урта һәм эре бизнеска ярдәм итәргә, социаль гарантияләрдән баш тартмаска кирәк. Бары тик бергә эшләп кенә бу авыр вакытларны җиңә алабыз. Сезнең җитәкчелекнең барлык үтенечләрен игътибарга алам. Бергәләп ярдәм итәргә тырышабыз. Шәһәр ярдәмгә ихтыяҗлы, театр, юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзергә һәм төзекләндерергә кирәк”, - диде ул.

Шулай ук ТР Президенты Чаллыда муниципаль идарәче компания оештырылуына игътибарны юнәлтте. “Мин барлык торак-коммуналь хуҗалык та дәүләтнеке булу яклы түгел. Әгәр шәхси оешмалар эшли ала икән – эшләсеннәр”, - дип хуплады ул.

Аннары Президент Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International