ТР Президенты нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2015 елның 28 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйсез нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде, анда бәйсез нефть компанияләренең 2014 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты. «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев кече нефть компанияләре эшчәнлекләре нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, узган ел бәйсез нефть компанияләре 6 млн 863 мең тонна нефть чыгарган, бу планнан 312 тоннага күбрәк. Республика буенча табышның гомум күләменең 20,7 процентын тәшкил иткән.

 

Бәйсез нефть компанияләре яңа технологияләр кертүне дәвам иткән. Иң зур нәтиҗә күп забойлы һәм горизонталь скважиналарда бораулау, ятма басымын тәэмин итүдә заманча технологияләр куллану аша булган. 

Фәнис Вәлиев 2015 елга нефть чыгаручы компаниянең планнары һәм бурычларын билгеләде: 200 эксплуатацион һәм 26 тикшерү скважиналарын бораулау һ әм 6 млн. 689 мең тонна нефть чыгару.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин “2014 елда ТР кече нефть компанияләренең ТР бюджетына түләүләре һәм 2015 елга бурычлар турында” мәгълүматны хәбәр итте.

Киңәшмәне йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләр коллективына республика икътисадына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм сөйләшенгән мәсьәләләр кысаларында төгәл бурычлар билгеләде.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, «СМП-Нефтегаз» ААҖ Фоат Комаров, нефть сәнәгате ветераны, “Тазалык” хәйрия фонды рәисе Юрий Петровичев, ТР ның атказанган спорт мастеры Ильяс Галимов “2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале белән бүләкләделәр.

«Татех» ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин “Фидакарь хезмәте өчен” Татарстан республикасы медале, «Консалтинговый центр» ЯАҖ генераль директоры Григорий Спиридонов “Татарстанның өч миллиардынчы тонна нефтьен табу” медале тапшырылды.

“Кара алтын” предприятисе” ЯАҖ генераль директоры Марат Насыйбуллинга “Татарстан Республикасы атказанган нефтьчесе” мактаулы исеме бирелгән. Нефть сәнәгате ветераны, элек “Татнефть” ААҖ генераль директорының ремонт, скважиналар бораулау һәм пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасар булып эшләгән Рифкать Рахмановка ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

 

Нефть компанияләре нефть чыгаруны арттыруга катламнарның нефть бирүен арттыру методларын куллану, өченчел һәм гидродинамик методалрны кертү аша ирешкәннәр. 

Киңәшмәдә катнашучылар республикада геология һәм җир асты байлыкларын файдалану өлкәсендә эшләр нәтиҗәләре, Углеводород чималы чыганакларын тикшерү буенча үзәк комиссия эше  белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International