Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Кабарда-Балкар Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турында Килешү үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә яхшы нигез булачак
2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы арасында имзаланган Килешү заман вәзгыятен чагылдыра һәм багланышлар өчен юнәлешләрне билгели. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нальчикта (Кабарда-Балкар Республикасында) белдерде.