Кадерле хезмәттәшләр!

2015 елның 8 марты, якшәмбе

 

Сезне чын йөрәктән, ихлас күңелдән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм юкка гына язның беренче көннәрендә, кояш аеруча җылы балкып, табигать уянганда билгеләнеп үтмидер. Безнең хатын-кызларыбыз да ягымлы яз кояшы кебек назлы, игътибарлы, мөлаем бит. Тормышның көндәлек мәшәкатьләре алар җилкәсенә төшкән: балалар тудырып тәрбияләү, өйне чисталыкта тоту, гаилә учагын җанландырып тоту... Сез боларның барысына да күңелегезне биреп эшлисез.

Кадерле хатын-кызлар, апалар, сеңелләр, әниләр, әбиләр! Һәрвакытта да шундый гүзәл, акыллы, сабыр, эшлекле, ачык күңелле булып калыгыз! Эшегездә бары тиң уңышлар юлдаш булсын, корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, олы, саф, җаваплы мәхәббәт телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International