Рөстәм Миңнеханов: Иран белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәләре процентлар белән түгел, кызыклы проектлар белән исәпләргә кирәк, һәм мин алар күп булыр дип ышанам

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген без ирешкәннәр реаль проектларда чагылыр дип ышанам. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә (Иран Ислам Республикасы) Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә белән очрашудан соң хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов, Иран массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп хәбәр иткәнчә, Иранда ул беренче мәртәбә генә түгел. Аның сүзләренчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек үсеше мөмкинлеген югары бәяли. Ул искә төшергәнчә, Татарстан бүген Иранга зур делегация белән килгән, анда министрлар, бизнес-бергәлек һәм фән өлкәсе вәкилләре бар. «Без сәфәребез йомгакларыннан канәгать, - диде Рөстәм Миңнеханов. –Программада очрашулар күп булды, без үзебез өчен кызыклы булган сәнәгать предприятиеләрендә булдык».

Иранда сөйләшүләр барышында без мәгариф проектлары буенча үзара багланышлар турында килештек, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, безнең университетлар үзара актив хезмәттәшлек итәчәк, бу –студентлар һәм аспирантлар, мөгаллимнәр алмашу, һәм белгечләр әзерләү. Ул шулай ук искәрткәнчә, туризм эшчәнлеген активлаштыру турында да фикер алышынган.

Без Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадәгә һәм аның командасына кунакчыллыклары өчен, бай программа өчен рәхмәт белдерәбез, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Эшебез даими рәвештә һәм системалы алып барылсын өчен без ике яктан да җаваплы затларны билгеләдек, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан ягыннан бу эшчәнлекне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов алып барачак. «Иран белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәләре процентлар белән түгел, кызыклы проектлар белән исәпләргә кирәк, һәм мин алар күп булыр дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International