Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Көн үзәгенә куелган беренче мәсьәлә буларак, ТР шәһәр һәм районнарында физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыклары төзелешенә бүлеп бирелгән ТР бюджеты акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле сарыф итүне тикшерү йомгаклары буенча Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган хилафлыклар белән бәйле рәвештә күрелгән чаралар турындагы мәсьәлә каралды. Утырышны комитет рәисе Леонид Якунин алып барды.


Утырышта катнашучыларга мини-футбол өчен каралган спорт мәйданчыкларында кайсы районнарда металл коймалар җимерелүе турындагы мәгълүмат җиткерелде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев докладында билгеләп узганча, 2013, 2014 нче елларда төзелгән 69 спорт мәйданчыгында ачыкланган хилафлыкларга килгәндә, 21 муниципаль берәмлектәге 44 объектта коймаларга зыян китерелгән. Боларда, башлыча, вандаллык очраклары күзәтелә. 3 муниципаль берәмлектә 7 объектта койма бөтенләй булмаган яки сүтелгән. Бу файдаланучы оешманың объектка сакчыл карамавын күрсәтә. 7 муниципаль берәмлектә 9 спорт мәйданчыгында кимчелекләр төзәтелгән.

Тикшерү барышында Баш инвестицион-төзелеш идарәсе “Татинвестгражданпроект”ка 2015 нче елга спорт мәйданчыклары төзелешенең проектлау-смета документациясенә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәр белән хат юллаган. “Коймаларны ныгыту, аларны калынрак итү, туп тиюдән җимерелми торган итеп төзү турында уйлаячакбыз. Проектлау-смета документациясенә кирәкле үзгәрешләр, шул исәптән вандаллыкка каршы чаралар да кертелде”, - дип белдерде Владимир Кудряшев. Комитет рәисе Леонид Якунин спорт мәйданчыклары коймаларының төзеклегенә, аларның чыдам материалдан ясалырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов чыгышында искәртеп узганча, 2013 нче елда ТР Министрлар Кабинеты фәрманы буенча, ТР муниципаль берәмлекләрендә 156 универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше өчен 300 млн сум акча бүлеп бирелгән. 2014 нче елда 165 универсаль мәйданчык төзелеше өчен 332,6 млн сум күләмендә республика бюджет чаралары юнәлдерелгән. Татарстанның муниципаль берәмлекләре мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта универсаль спорт мәйданчыкларын файдаланучы оешмалар балансына күчерү процессы тәмамланып килә. 2013-2014 нче елгы спорт мәйданнары 55 процент күләмдә урта гомуми белем бирү учреждениеләренә һәм урта махсус уку йортларына, 18 процент күләмдә балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә, 27 процент күләмдә авыл җирлекләре балансына тапшырыла.

Алмаз Миңголов билгеләп узганча, сәгать иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр мәйданчыкларда гомуми белем бирү учреждениеләре, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре укучылары, студентлар, яшьләр шөгыльләнә. Файдаланучы оешмалар дәресләре нигезендә, мәйданчык буш булганда, анда гаиләләргә, инвалид һәм пенсионерларга да керергә мөмкинлек бар.

Утырышта бушалй мәктәпкәчә белем алуга, шулай ук 2012-2013 нче елларда, 2014 нче елның беренче яртыеллыгында балалар бакчасы өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен компенсацияләүгә бүлеп бирелгән ТР бюджеты акчаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хилафлыклар турында сүз барды. ТР Хисап палатасы теркәгән хилафлыклар белән бәйле рәвештә күрелгән чаралар турында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов һәм Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсенә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең санитар-эпидемиологик күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Фомичева хисап тотты. Утырышны комитет рәисе Леонид Якунин алып барды.

Югары Ослан, Аксубай, Сарман, Балтач, Яшел Үзән муниципаль районнарында, Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин районнарындагы балалар бакчаларында күчмә тикшерүләр үткәрелгән. Айдар Каюмов сүзләренә караганда, ТР Хисап палатасы үткәргән тикшерү барышында ачыкланган фактлар буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы гаепле вазифаи затларны җаваплылыкка тарту, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тукландыруны оештыру өлкәсендә җитешсезлекләргә юл куймау буенча чаралар күрү өчен, муниципаль мәгариф органнарына хатлар юлланган. Балаларны ашату мәсьәләләре мәктәпкәчә кадәрге балалар оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмәләрдә дә каралган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, министрлык тарафыннан, балалар бакчаларына китерелүче продуктларның сыйфатын контрольдә тотуны катгыйландыру буенча чаралар күрелгән. Балаларны тукландыру өчен җаваплы булган хезмәткәрләргә кисәтү ясалган. Министрлык тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче белгечләргә балалар бакчасында тукландыруны оештыруны катгый контрольдә тоту зарурлыгы искәртелгән.

Гүзәл Фомичева докладында төрле муниципаль районнарда балалар бакчаларында үткәрелгән тикшерү барышында теркәлгән хилафлыкларга тукталды. Мисал китереп узсак, 2013 нче елда Аксубай районы мәктәпкәчә белем бирү оешмасында контроль-күзәтчелек чараларын уздыру барышында ит, туңдырылган балык, җиләк-җимеш соклары белән ашату нормаларының үтәлмәве өлешчә расланган. Кайбер балалар бакчаларында, чыннан да, менюның бала ашаган азык-төлек белән туры килмәве ачыкланган. Ә шикаятьләр булган кайбер балалар бакчаларында, киресенчә, яраклылык вакыты чыккан яки черек булган продуктлар табылмаган. Барысы да нормада булган.

2015 нче елның 4 нче мартына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, идарәгә 19 нчы балалар бакчасында тукландыруны оештыруга карата шикаять белән мөрәҗәгать килеп ирешкән. Хәзерге вакытта ул карау стадиясендә.

Комитет докладларны игътибарга алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International