Рөстәм Миңнеханов: Лениногорск районында Татарстанның нефть тармагының киләчәк үсеше өчен ышанычлы база булдырылган

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Лениногорск районында Татарстанның нефть тармагының киләчәк үсеше өчен ышанычлы база булдырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм "Лениногорскнефть" НГЧИ барлыкка килүгә 70 ел тулуга әзерлек һәм аларны уздыру чараларына багышланган утырышта хәбәр итте. Искәртәбез, Татарстан Президенты бүген Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә.

Лениногорскта Татарстанның иң өлкән нефть чыгару предприятиесе - "Лениногорскнефть" ("Татнефть") ААҖ урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Лениногорск нефтьчеләре коллективы – суы күп булган һәм эшкәртелгән ятмаларны нәтиҗәле эшкәртү өлкәсендә алда бара. "Лениногорск бүген – барлык илебезнең нефть тармагы өчен кадрлар әзерләү чыганагы. Монда илебезнең күп кенә атаклы нефтьчеләре хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән. Бүген "Лениногорскнефть" НГЧИдә 2300 кеше эшли. Советлар Союзының нефть тармагы үсеше Татарстан нефте базасында башланган, монда Лениногорск нефтьчеләренең өлеше бик зур", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Лениногорск муниципаль районы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел районда ике зур чара көтелә: Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулу һәм "Лениногорскнефть" НГЧИ барлыкка килүгә 70 ел тулу. "Зур бәйрәм тантаналары оештырырга кирәк. Һәр бәйрәмгә әйбәтләп әзерләнергә, беренче чиратта шәһәрнең тышкы кыяфәтен яхшыртырга. Территорияне төзекләндерергә, яңа социаль объектлар салырга, булганнарына ремонт ясарга, инфраструктураны җайга салырга", - диде Татарстан Президенты.

"Барлык объектлар да бик мөһим. Мәктәп тә, сырхауханә дә, мәдәният сарае да. Быел ЗАГС бинасын да төзеп бетерергә кирәк. Шәһәр инфраструктурасының барлык бу элементларын да", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты Лениногорсктагы барлык бу эшләрне шәхсән үзе тикшереп торачагын әйтте.

Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм "Лениногорскнефть" НГЧИ барлыкка килүгә 70 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында тармак ветераннарына аерым игътибар кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Мисал итеп ул Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Латыйповны китерде. Фронттан кайткач ветеран 47 ел буена борулаучы булып эшләгән.

Татарстан Президенты Лениногорск муниципаль районында Татарстанның нефть тармагына багышланган бөтен бер музей комплексы булдыру темасына да тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, район үзәгендә генә түгел, 70 ел элек Татарстанның “кара алтыны” башлангыч алган Лениногорск муниципаль районының Шөгер авылында да бу чараларны исәпкә алырга кирәк. «Заманча кызыклы музей булсын өчен тиешле белгечләрне, музеологларны җәлеп итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Лениногорск муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан планлаштырылган барлык объектлар ("Лениногорск район сырхауханәсе" ДАСУнең балалар стационары, мәдәният сарае, стадион, боз сарае, парклар һәм скверлар) төзелешен финанслау киләчәктә дә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International