Рөстәм Миңнеханов: Моношәһәрләрне модернизацияләү проблемасы – Татарстан Республикасы өчен актуаль тема

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Моношәһәрләрне модернизацияләү проблемасы – Татарстан Республикасы өчен актуаль тема. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны эш төркеме җитәкчесе – «Үсеш банкы һәм тышкы икътисадый эшчәнлек (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды. Утырышта шулай ук «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешма, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Региональ сәнәгать сәясәте департаменты, Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Инновацияләр, граждан билгеләнешендәге сәнәгать, энергетика өлкәсендә бюджет сәясәте департаменты вәкилләре дә катнашты.

Моношәһәрләрнең шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләрендә сәнәгать җитештерүенең кыскаруы эшсезлек артуга китерә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, моношәһәрләрнең бу һәм башка проблемалары дәүләт тарафыннан аларга ярдәмнең комплекслы чараларын оператив рәвештә гамәлгә ашыруны таләп итә. Моношәһәрләр белән болай эшләү буенча Татарстанның тәҗрибәсе бар, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, без 2008-2009 еллар икътисадый кризисы вакытында бу юнәлештә актив эшләдек.

Бүген дә нәкъ шундый ситуация, без моношәһәрләр буенча чараларны алдан күрергә тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, Без Ирина Макиева белән Татарстан Республикасындагы өч шәһәр – Зеленодольск, Кама Аланы һәм Чаллы турында моңарчы фикер алышкан идек инде.

Чаллы һәм «КАМАЗ» ААҖ проблемалары федераль үзәк дәрәҗәсендә берничә мәртәбә күтәрелде, диде Рөстәм Миңнеханов, без ил җитәкчелеге белән очрашуларда булдык.

Ирина Макиева үз чиратында искәрткәнчә, Россия Федерациясендә моношәһәрләр исемлегенә 300дән артык шәһәр кергән, алар светофор принцибы буенча шартлы рәвештә өч категориягә бүленгән. «Кызыл» зонада – проблемалы моношәһәрләр, «яшел» зонада –модернизация планнары уңышлы гамәлгә ашырылучылар, «сары» зонада – калганнар. «Кызыл» зонада – 75 Россия шәһәре, шулардан икесе Татарстанда – Зеленодольск һәм Кама Аланы. Ирина Макиева билгеләп үткәнчә, бүген эш төркеме әгъзалары Зеленодольскта булган.

Ирина Макиева шулай ук хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Кама Аланы моношәһәре буенча да актив позициядә. Без бу территориягә ярдәм күрсәтер өчен көчебезне берләштерергә тиеш, диде Ирина Макиева, 2015 елда Зеленодольск та федераль ярдәм алачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2015 - 2017 елларда моношәһәрләргә ярдәм өчен барысы 30 млрд. сум бүлеп бирәчәк, диде Ирина Макиева, шулар арасында 50 моношәһәр.

Аннары утырыш барышында Татарстан Республикасы моношәһәрләре үсеше планнары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International